"Әниләр көне" уңаеннан Урта Нырты авыл клубында "Тормышның барлык төсләре сезнең өчен"дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде.
Югары Симет авылындагы янгын цистернасы өчен бинаның тәрәзәләре алмаштырылды. Бу эш үзара салым акчасына башкарыла.
2022 елның 29 ноябрь көнендә Югары Симет авыл җирлегенең ир-егетләр командасы, эшче коллективлар һәм авыл җирлеге командалары арасында уздырылган мини –футбол чемпионатында көч сынашты.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән кергән:
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
30 ноябрь 18 сәгатьтән 1 декабрь 10 сәгатькә кадәр.
2022 елның 1 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
«Кара җомга» товарларны түбән бәядән сату акцияләре белән бәйле рәвештә, Роспотребнадзор кулланучыларның игътибарын товарларны Интернет аша сатуның төп үзенчәлекләренә юнәлтә.
25 – 26 нчы ноябрь көннәрендә Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уздырылды. Фестивальдә катнашучылар иң элек Иске Вәрәш авылына килделәр. Монда алар “Каз өмәсе”ндә булдылар, авыл чишмәсендә чистартылган казларны юу йоласын карадылар, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. Фестивальдә катнашучылар авылның Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан күргәзмә һәм мәдәният йорты фойесында урнашкан татар йорты экспозициясе белән таныштылар. Фестивальнең беренче көне “Каз өмәсе” фестивале бәйгесен йомгаклау белән тәмамланды. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.Милли Шура рәисе конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр арасында Саба районыннан Саба китапханәсе методисты Дәминова Рәзинә, Кызыл Мишә авылы китапханәчесе Әүхәдиева Гөлнәзирә,Олы Нырты авылы китапханәчесе Әхмәтшина Люция, Иләбәр авылы клуб мөдире Хафизов Рамил дә бар иде. Хезмәттәшләребезне зур җиңүләре белән котлыйбыз!
«БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең 21 еллыгы уңаеннан, 1 декабрьдән 10 декабрьга кадәр Саба җирле бүлегенең җәмәгатчелекне кабул итү булмәсендә (Б.Сабасы, З.Юсупов урамы. 24 йорт) график нигезендә Россия Дәүләт думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, район Советы депутатлары, төрле оешма җитәкчеләре халыкны кабул итәләр. Авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар җирле узидарәләр дә халыкны кабул итүне оештыралар. Кабул итүләр шулай ук онлайн да булырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 2-34-69
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым счеты аша салым түләүгә күчү турында» дигән темага вебинарда катнашырга чакыра, ул 2022 елның 08 декабрендә 10: 00 сәгатьтә узачак.
Сатыш авылы китапханәсендә язучының тууына 85 ел тулуга багышланган "Мөлаем К.Тимбикова" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.