ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2022 ел
якшәмбе

3 декабрь  конне Казан шэхэрендэ "Прорыв" исемле  VII Республика фестиваль-конкурсы узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Югары Шытсу авылында "Авыл биләмәләрен комплекслы үстреү" дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше төгәлләнеп килә. Эшне ООО "ПМК 159" оешмасы башкара. Әлеге йортта Гимадиева Гөлинә һәм аның гаиләсе гомер кичерәчәк. Ул үзе "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгытендә хезмәт итә. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Елыш авылында елга яры авыл халкы тырышлыгы белән агач үсентеләреннән өлешчә чистарталды. Әлеге эш дәвам ителәчәк.  

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында иске йорт сүтү эше бара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылы зиратында "Шытсу" авыл хуҗалыгы ярдәме белән агачларны кисү эше башкарылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Казан шәһәрендә "Нечкәбил" конкурсының финал этабы булып узды. Югары Шытсу авылыннан Шарифуллин Гөлнар "Иң нечкәбил" исеменә лаек булып җиңүчеләр рәтенә керде. Шарифуллина Гөлнар һәм аның гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

3
декабрь, 2022 ел
шимбә

2022 елның 3 декабрендә Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд буенча 2 төркем ярышлары узды.

“Сугыш хатын-кыз йөзе өчен түгел...” проектын тормышка ашыру кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Сугыш балалары, истәлекләр...” дип исемләнгән әңгәмә-очрашу үткәрделәр. Очрашу  коточкыч дәһшәтле кырыгынчы елларда киемнәрен, күлмәк-итекләрен шинельләргә алыштырган хатын-кызларга , ачлы-туклы кырыгынчы ел балаларына багышланган иде. Без Бөек Ватан сугышы еллары турында Агелова Сәвия Ихсан кызының  хәтирәләрен тыңладык. Аның авызыннан сугыш еллары, аның балачагы һәм әтисен сугышка ничек озатуы турында хисле сөйләүен  ишеттек . Сәвия әбине ноябрь аенда булачак бәйрәм-Әниләр көне белән чын күңелдән котладык, чөнки ул 5 бала анасы , бәхетле әби-11 онык һәм 12 оныкчыгы бар. Сәвия апага ныклы саулык, бехетле озын гомер теләп саубуллаштык.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

  3 декабрь – Билгесез солдат көне. Бу-Россиянең барлык гражданнары өчен истәлекле дата. Бу көнне 1966-нчы елда Кремль стенасына Александр бакчасына Билгесез солдат кабере  күчерелде. Шул уңайдан Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Билгесез солдат көне» дигән тарихи сәгать үткәрделәр . Билгесез солдат көнендә кешеләр Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз өчен һәлак булганнарны искә алалар. Кремль стенасы янында урнашкан Билгесез солдат кабере Ватан геройлары турында халкыбызның онытылмавы символы булып тора. Балаларга Билгесез солдат кабере, бу көннең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм «Билгесез солдат көне: уйлап чыгарырга ярамаган тарих»дигән презентация күрсәттеләр. Шулай ук «Мәңгелек дан һәм Мәңгелек хәтер!» дигән китап күргәзмәсе төзелде

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

2 декабрь көнне Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд ярышлары узды ( 3 төркем).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International