1-2 декабрьдә Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында 2013 елда туган яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы булып узды
Инвалидлар декадасы кысаларында 2022 елның 2 декабрендә «Балкыш "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" ДАССОның Саба муниципаль районында инвалидлар хокукына кагылышлы мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл үткәрде.
1 декабрь көнне Халыклар сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы һәм Сәламәтлекләре чикле булганнарның ункөнлеге кысаларында китапханәче белән берлектә Югары Шытсу мәдәният йортында “Башкаларга шатлык бүләк ит” дигән тематик кичә үтте. Кичәгә авылдашыбыз Мусин Гайфулла абый чакырылган иде. Ул, сәламәтлеге чикле булуга карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара, күпләргә үрнәк булып тора. Гайфулла абый үзешчән сәнгатьтә дә бик теләп катнаша. Ә бүгенге кичәдә ул кәрзин үрү буенча мастер – класс күрсәтте. Тамашачыларны яраткан шөгыле серләре белән таныштырды, үзенең тормышының шатлыклы һәм авыр вакытларын искә алды. Кәрзинне балалар да, олылар да үреп крады. Чара концерт номерлары белән аралашып барды, җылы, файдалы кичә булды. Чыннан да, кичәдә катнашучылар гына түгел, Гайфулла абый үзе дә һәркемгә шатлыклы, күңелле мизгелләр бүләк итте.
1 декабрьдә тәрбияче Сираҗиева Г.Ф. «Коррупциясез дөнья» темасына белем сәгате үткәрде.
Бильярд спорты буенча ярышлар
Татарстанда "ГТО" региональ операторы «СнеГоТОвник» Яңа ел акциясен башлап җибәрә.
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый, буыннан – буынга һәр кеше өчен әни-тормышның иң мөһим кешесе. 26 ноябрьдә Иштуган мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт узды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларны җырлар, шигырьләр, әниләр турында сценкалар белән сөендерде. Авыл мәдәният йорты каршындагы клуб формированиеләрендә шөгыльләнүче яшь артистлар барлык әниләргә дә сәламәтлек һәм ачык көннәр теләделәр, төрле биюләр башкардылар. Башкаручыларның осталыгы, ярдәмчел һәм кызыксынучанлыгы аркасында һәр чыгыш тамашачылар өчен дә, чарада катнашучыларның үзләре өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Концерт программасында рус, татар композиторларының әсәрләре, әниләр турында эстрада һәм халык җырлары яңгырады. Концерт дуслар белән очрашу, Елмаю алмашу һәм бер-берең белән яхшы кәеф уртаклашу өчен бик яхшы сылтау булды.
Саба муниципаль районының Иләбәр авылында тау чаңгысы комплексы төзелеше бара
Байлар Сабасында Аграр көллият өчен тулай торакка җылылык җибәрү
Иштуган торак пунктында авыл халкы көче белән иске агачларны кисү һәм чистарту эшләре башкарылды