Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд буенча 2 төркем ярышлары

2022 елның 3 декабре, шимбә

2022 елның 3 декабрендә Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд буенча 2 төркем ярышлары узды.

Ачылу һәм бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов; Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Марат Ибрахим улы Гәлиев; ярышларның баш судьясы Ленар Марсель улы Галләмов уздырды.

Ярыш  нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын-Рәис Нургали улы Миңнеханов (Саба районы);

2 урын – Фәндәс Әнәс улы Вәлиев (Сарман районы);

3 урын-Анатолий Петрович Иванов (Мамадыш районы).

Рәис Нургали улын чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм яңа җиңүләр теләп калабыз.

2022 елның 4 декабрендә 1 төркем уеннары узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International