5 августта Байлар Сабасында УРАМ турда очрашабыз
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Трейлраннинг дөньясыннан шаккаттыргыч яңалык! 25-27 июльдә борынгы Суздаль шәһәрендә Россиянең иң зур трейл ярышы — Golden Ring Ultra Trail 2025 узды.
«Саба» ҖЧҖенең «Мичан» филиалы хезмәткәрләре, 2025 нче елның бөртекле культураларын җыюга керештеләр. Ындыр табагына арыш уңышы кайта, ә саламы кышка терлекләргә ашату өчен түкләнә. Коры вакытта урнаштырып барыла. Хезмәте кергән барлык эшчеләргә булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз.
Килдебәк урта мәктәбе укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогында хезмәт практикасы вакытында төрле бурычларны үтиләр: үсемлекләр утырталар, аларны карыйлар.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы (Шәмәрдән зонасы) буенча үткәрелүче пляж волейболы ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып 1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да район этабында уңышлар телибез.
30 нче июль көнне Шәмәрдән зонасында Саба муниципаль районы чемпионатының ир - атлар командалары арасында пляж волейболы буенча уеннар тәмамланды.
“Симет” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Кырларда ике Полесье-10, ике ДОН-1500Б комбайннары эшли. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!
Саба үзәк район хастаханәсе стационарының балалар бүлегендә яңартылган уен бүлмәсе ачылды.