1 августта клоун көне билгеләп үтелә. Клоуннарның дөньяда иң күңелле һәм игелекле кешеләр булуы сер түгел. Ачык төстәге костюмнар һәм гримнар, күңелле уеннар һәм сюрпризлар — клоунны балалар фантазиясе дөньясында иң популяр һәм танылган персонаж, иң шаян һәм күңелле герой итә.
“Сабаның 5 номерлы “Бэлэкэч” балалар бакчасы” нда " Исәнме клоун, Яхшы клоун!» тематик көне үтте.Балалар белән клоун турында әңгәмә оештырылды, аның турында хикәяләр һәм шигырьләр укылды, табышмак-шаяртулар чишелде, шулай ук рәсем ясалды, кисеп-ябыштырылды. Балалар бик теләп үзләрен клоун ролендә сынап карадылар.
Балалар көне буена уңай хис-кичерешләр белән йөрделәр.