ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

“Симет” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Кырларда ике Полесье-10, ике ДОН-1500Б комбайннары эшли. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

30
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Саба үзәк район хастаханәсе стационарының балалар бүлегендә яңартылган уен бүлмәсе ачылды.

Тэги: хастаханә

2025 елның 30 июлендә Саба районы прокуратурасы бинасында район прокуроры Раил Нилевич Шәймәрданов рәислегендә салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны киметү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Юридик затлар тыңланды. Район прокуроры бурыч күләмен киметү һәм эшне дәвам итү бурычын куйды.

Балаларның җәйге каникулларын тагын да күңеллерәк итү өчен Кече Шыңар мәдәният йортында 30 июль көнне матур тамаша оештырылды. Бу мавыктыргыч тамаша балалар өчен чын бәйрәмгә әверелде, чөнки ул яктылык, музыка һәм мавыктыргыч сюжет тылсымын берләштерде. Оештыручылар  чын бәйрәм атмосферасын тудырып, заманча технологияләрне оста кулландылар. Бу чара балаларга онытылмаслык тәэсирләргә чумарга мөмкинлек бирде, җәйге каникулларның якты вакыйгасына әверелеп, бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә автомобиль юлларын ремонтлау эшләре

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге ОКС

Укучыларыбыз мәктәп бакчасында җәйге практикада актив катнашалар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Иштуган тимер юл станциясендә модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Бүгенге көндә Саба районының Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе су белән тәэмин итү буенча эшләр алып бара. Шулай ук территорияне төзекләндерү һәм койма ясау эшләре дә бара.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге ОКС

"Бәләкәч"паркын төзү буенча эшлекле киңәшмә узды. Объектта тротуар өслеге өчен нигезне әзерләү һәм бәдрәф модулен төзү эшләре башланды. "Акварэй "СК"ҖЧҖ подряд оешмасы.

Тэги: ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International