Җәйге практика

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Юлбат төп мәктәбе бакчасында җәйге практика гөрли!

Җәйге каникул вакытында да мәктәп тормышы дәвам итә! Укучыларыбыз мәктәп бакчасында җәйге практикада актив катнашалар.

Алар чәчәкләрне тәрбиялиләр, яшелчәләр үстерәләр, бакчаны чүп үләннәреннән чистарталар. Бу эш барышында балалар хезмәт сөючәнлеккә өйрәнәләр, табигатьне яратырга һәм сакларга күнегәләр. Мәктәп бакчасы укучыларыбызның тырышлыгы белән көннән-көн матурлана!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International