Курсабаш авыл җирлеге башлыгы – Гыймадиев Айзат Рамил улы, «Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде!
Урта Нырты авыл клубы мөдире һәм "Дуслык" түгәрәге укучылары, Яңа ел фотозонасы ясадылар
24 декабрь көнне, Иске Мичән авылы мәдәният йортында “Таң” балалар бакчасы, бакчага йөрүче балаларга һәм аларның әти- әниләренә “Яңа ел әкияте” дип исемләнгән әкият тамаша күрсәтте.Әкиятнең максаты:балаларда әйләнә- тирәгә сакчыл караш, мәрхәмәтлелек, кызыксынучанлык тәрбияләү иде.
Балалар үзләре дә тамашада бик теләп катнаштылар. Урманга килгән Батыр егеткә чыршы кисәргә ярамаганлыгын, Шүрәле белән бергәләп җәнлекләрне рәнҗетергә ярамаганлыгын, Су анасы белән кеше әйберсенә кагылырга ярамаганына төшенделәр.
Кыш бабай, Кар кызы белән бик теләп күңел ачтылар: аларга җырлар, шигырьләр сөйләп күрсәттеләр. Соңыннан Кыш бабай балаларга бүләкләр, күчтәнәчләр өләште.
22 декабрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Ел спортчысы-2022»тантаналы чарасы узды.
Иске Мичән авылында яшәүче эшмәкәр Максудов Раил Роберт улы һәр Яңа елда Мичән төп белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Күчтәнәч янчыгы" конкурсы оештыра. Иң матур пакет ясаучылар билгеләнә һүм бүләкләнә.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү
24 нче декабрь көнне Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында “Хуш киләсең, Яңа ел!”- дип исемләнгән бәйрәм уткәрелде. Бәйрәмгә Кыш бабай,Кар кызы белән бергә аю, төлке, куян да килгән иде. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр. Кыш бабай балаларга күчтәнәч –бүләкләрен таратты. Бакчага иң күп йөрүче балаларны да билгеләп китте. Бу матур бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр әле. Куян елы илләребезгә тынычлык алып килсен,балаларыбызның шат авазлары яңгырап торсын!!!
2022 елның 21-22 декабрендә «Сабантуй» ат спорты комплексында ат спорты белән шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар арасында күңелле стартлар булып узды.
Лесхоз мәдәният йортында, Лесхоз мәдәният йортында "Ләйсән"балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде
25 декабрьдә, Лесхоз мәдәният йортында, Лесхоз мәдәният йортында "Ләйсән"балалар бакчасының урта төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.