“Яңа ел әкияте”

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

24 декабрь көнне,   Иске Мичән авылы мәдәният йортында  “Таң” балалар бакчасы, бакчага йөрүче балаларга һәм аларның әти- әниләренә “Яңа ел әкияте” дип исемләнгән  әкият тамаша  күрсәтте.Әкиятнең максаты:балаларда әйләнә- тирәгә сакчыл караш, мәрхәмәтлелек, кызыксынучанлык тәрбияләү иде.

Балалар үзләре дә тамашада бик теләп катнаштылар. Урманга  килгән Батыр егеткә чыршы кисәргә ярамаганлыгын, Шүрәле белән бергәләп җәнлекләрне рәнҗетергә ярамаганлыгын, Су анасы белән кеше әйберсенә кагылырга ярамаганына төшенделәр.

Кыш бабай, Кар кызы белән бик теләп күңел ачтылар: аларга җырлар, шигырьләр сөйләп күрсәттеләр. Соңыннан Кыш бабай балаларга  бүләкләр, күчтәнәчләр өләште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International