Ел спортчысы-2022

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

22 декабрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Ел спортчысы-2022»тантаналы чарасы узды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы өч номинациядә җиңүче булды:
- "Физкультура-сәламәтләндерү эше кую буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы»;
- "Спорт резервын әзерләү һәм спортның база олимпия төрләрен үстерү буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы " (30-55 мең кеше яшәгән районнар арасында);
- «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы - 3 урын.
«Шәхси өлешләре өчен», «спорт талантлары» номинациясендә Фарход Усманович Исмаилов;
«Татарстанның спорт өметләре» номинациясендә Рифат Ахунҗанов бүләкләнде;
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы» номинациясендә Рушан Миңнегулов бүләкләнде.
Районыбызның спорт тормышында катнашучыларны котлыйбыз һәм сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International