Добро пожаловать, Новый год!

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

24 нче декабрь  көнне Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында “Хуш киләсең, Яңа ел!”- дип исемләнгән бәйрәм уткәрелде. Бәйрәмгә Кыш бабай,Кар кызы белән бергә аю, төлке, куян да килгән иде. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр. Кыш бабай балаларга күчтәнәч –бүләкләрен таратты. Бакчага иң күп йөрүче балаларны да билгеләп китте. Бу матур бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр әле. Куян елы илләребезгә тынычлык алып килсен,балаларыбызның шат авазлары яңгырап торсын!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International