Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы Гатауллина Г.Ш. тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
18 гыйнвар көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән берлектә “Һәркем өчен кирәк яңалык” дигән исем астында мәгълүмат сәгате уздырдылар.
18нче гыйнвар көнне Саба район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 2 “Д” сыйныф укучылары өчен (сыйныф җит. Демидова Л. С.) Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Халык йолалары һәм традицияләре” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәчеләр укучыларга Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның традицияләре, йолалары турында сөйләделәр, шулай ук татар, рус, удмурт, башкорт халыкларының милли киемнәре белән таныштырдылар. Чара ахырында укучылар “Милли уеннар”дип исемләнгән викторинада катнашып, “Түбәтәй” татар милли уенын уйнадылар.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә язучылар Табигать белгечләре һәм натуралистлар : В.Бианки, Н .Сладков, М. Пришвин, К. Паустовский һ. б. әсәрләренә багышланган «Табигатьнең әкият дөньясы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәби сәгать узды.. Бу язучыларның хикәяләре белән китапханә кулланучыларының берничә буыны таныш, алар табигатьне яратырга һәм сакларга, гадәти булмаганны күрергә, күзәтүчән булырга өйрәтәләр. Китапханәче тарафыннан “Табигатьнең әкият дөньясы»дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чара барышында рус шагыйрьләре А.Фета, Ф. Тютчев, А. Пушкин, с. Еенинның табигатьнең матурлыгы һәм бөеклеге турындагы шигырьләре яңгырады. Яшь укучылар актив рәвештә агачлар, кошлар, кыргый чәчәкләр, хайваннар турында табышмакларга җаваплар таптылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Олы Шыңар урта мәктәбе базасында “Яшен” оешмасының махсус техникасы ярдәмендә чаңгыда йөрү өчен 3 км озынлыгында юл ачылды.
17 гыйнварда Иске Икшермә авылы мәдәният йортында Саба муниципаль районы Башлыгы Раис Минниханов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2022 елда терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Лесхоз интернат-йортында капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Төп торак бинаның бер блогын ремонтлауны тулысынча төгәлләделәр. Әлеге блокны социаль хезмәт алучылар тарафыннан күчерү буенча эшләр башкарылды.
2023 елда гражданнарны 8 нче сыйныфка укырга җыялар. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Тикшерү комитеты карамагындагы «Кадет корпусы» дигән махсус атамалы белем бирү оешмаларына акчалата түләүләрне башкару турында» 05.09.2022 № 1560 карары нигезендә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган укучыларга ай саен 10.250 сум күләмендә акчалата түләү каралган.
2023 елның 17 гыйнварында Кукмара районы «Олыяз урта мәктәбе" базасында 2008 нче елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча турнир үткәрелде.