2022 елда терлекчелек эше йомгаклары буенча Семинар-киңәшмә

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

17 гыйнварда Иске Икшермә авылы мәдәният йортында Саба муниципаль районы Башлыгы Раис Минниханов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2022 елда терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

2022 елда районның авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 104 389 тонна сөт җитештергән (2021 ел дәрәҗәсенә карата 121%). Савым һәм продуктлылык буенча лидерлар булып «ПМК» ҖЧҖ, Мөхәммәтшина З.З. КФХ, «Шытсу» АХП ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ, «Курсабаш» ҖЧҖ, Урта Саба  бүлеге тора. 4 923 тонна сыер ите һәм 10 342 тонна дуңгыз ите җитештерелгән. Мөгезле эре терлекнең баш саны-33504 баш, 45 050 дуңгыз, 6 927 сарык һәм кәҗә, 2 423 ат.

Семинарда КФХ башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин катнашучыларны узган елдагы җитештерү һәм икътисадый күрсәткечләр белән таныштырды, үз хуҗалыгының эш тәҗрибәсе турында сөйләде. Көн саен хуҗалык 22 000 кг сөт җитештерә, уртача җитештерүчәнлеге 31,4 кг сыерга. 2022 елда 200 башка исәпләнгән саву залы булган сөт комплексы файдалануга тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International