Дөньяда мактаулы хезмәт ияләре бик күп. Тракторчы -җәмгыятьнең , авылның иң хөрмәт ителгән кешеләренең берсе. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенең алдынгы тракторчысы Газизов Динар Минтимер улы – шулардан. Динар 1994 елның 14 нче апрелендә , Шекше авылында дөньяга килә.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Саба аграр көллиятендә механик һөнәрен узләштерә.Читтән торып Казан милли тикшеренү технология университетыда югары белем ала.
17 гыйнварда Иске Икшермә авылы мәдәният йортында Саба муниципаль районы Башлыгы Раис Минниханов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2022 елда терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Танылган сынчы Кадим Җәмитовның туган көне уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышы оештырылды. Киң тамашачы өчен Кадим Җәмитовның исеме Казанның танылган монументаль скульптура әсәре- «Хөррият» һәйкәле белән бәйле. Кадим Җәмитов үзе иҗат итәргә алынган персонажының, гәүдәләндерергә теләгән образның сын-сүрәтен эшләгәндә тышкы охшашлык белән генә канәгатьләнеп калмый. Аның өчен образның билгеле бер мөһиттә яшәве, үз чоры белән багланышта булган композицион чишелеше табылуы мөһим. Сынчы, шул рәвешле, үз әсәрләренең сәнгати кыйммәтен раслап кына калмый, ә бәлки героеның тарихи чынбарлык белән бәйләнешен, бүгенге белән мөнәсәбәтен дә ачып бирә. Чор һәм шәхесләрнең үзара бәйләнешләре шулай сәнгати чаралар аша кабат яңара.
17 гыйнварда Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалында рәсем сәнгате укучыларының "Кышкы палитра" исемле рәсем күргәзмәсе куелды.
2023нче елның 15нче гыйнварында Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында хоккей буенча, физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарәсе оешуга 100 ел тулуга багышланган Саба муниципаль район чемпионаты узды.
Тимершык авыл җирлеге командасы хоккей буенча район чемпионатында актив катнаша.
Урта Нырты авылы клубы мөдире балалар белән саф һавада уен программасы оештырды. Чана балалар өчен күңелле генә түгел, ә баланың физик үсешенә зур йогынты ясаучы һәм аның тәнен ныгытучы зур күнегү.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Искечә Яңа ел белән “ дип аталган бәйрәм кичәсе оештырдылар. Дәртле биюләр , күңелле җырлар , кызыклы уеннар белән үрелеп барган кичәдә авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачтылар. Төрле еллар музыкасы белән төзелгән дискотекада биеделәр. Барысы да бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралдылар.
Олы Нырты авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен Шарль Перроның 395 еллыгына багышланган «Шарль Перроның тылсымлы әкиятләре» әдәби геройларына әдәби - викторина , уздырылды . Балалар француз әкиятчесе Шарль Перро белән таныштылар. Аның искиткеч тылсымлы хикәяләренең беренче җыентыгы " Каз анасы әкиятләре»дип аталганын белделәр.
"ТАТАВТОДОР" ААҖ нең Саба филиалы Тимершык авылындагы төбәк юлын кардан чистартты.