"Ирекле пирамида"дисциплинасында рус бильярды буенча турнир
16 гыйнварда Шәмәрдән «Үсеш» лицеенда «Саба дулкыннары» - «Мәктәп-TV» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре булды. Бу төшерүгә Шәмәрдән авылының төрле түгәрәкләренә йөрүче егетләр чакырылган иде. Шулай ук төшерүдә Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме катнашты. Анда алар «Юри генә» дигән татар биюе белән чыгыш ясады. Һәр катнашучы үз талантларын күрсәтә алды.
Төбәк авыл клубында искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр.
Олы Кибәче авыл җирлегендә мобилизованныйлар өчен 10 мич әзерләнде һәм Украинага озатылды.
Шушы көннәрдә Олы Кибәче авылында яшәүче Сабирова Гөлзифа Гаделша кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район җитәкчеләре исеменнән җирлек башлыгы А.К.Сафин һәм ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы җитәкчесе Р.Р. Шәймәрдәнов котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Февральдә Социаль фонд медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләү күчерә башлый
2023 нче елның 14 гыйнварында “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.
Иске Яңа ел хөрмәтенә 14 гыйнварда Лесхоз мәдәният йортында бильярд уенын яратучылар арасында рус бильярды буенча турнир үткәрелде.
13 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Иске Яңа ел” бәйрәме уңаеннан Яңа ел лотереясы оештырдылар һәм үткәрделәр.
Иске Яңа ел гыйнвар башында соңгы аккордны куя. Бу көннәрдә теләгәнчә бәйрәм ителә торган формаль булмаган бәйрәм. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә 14 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм дискотекасы үткәрделәр. Дискотека һәркемгә шатлык һәм яхшы кәеф бирде.