Спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 этабы

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

2023 нче елның 14 гыйнварында “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Казан, Алабуга, Ижевск шәһәрләреннән һәм Киров өлкәсеннән килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 1 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

1 урын –  Бурганов Эмиль (Казан шәһәре)

2 урын –  Блажин Станислав  (Киров өлкәсе)        

3 урын – Ревякин Александр (Киров өлкәсе)

 “В” категориясендә:

1 урын – Иванов Игорь (Казан шәһәре)

2 урын – Поляков Алексей (Кировская область)

3 урын – Валеев Марсель (Казан шәһәре)

“С” категориясендә:

1 урын – Александров Евгений ( Ижевск шәһәре)

2 урын – Мустафин Ильдар (Алабуга шәһәре)

3 урын – Галимова Ралина ( «Сабантуй» спорт мәктәбе)

Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга яңа җиңүләр теләп калабыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International