Дөньяда мактаулы хезмәт ияләре бик күп. Тракторчы -җәмгыятьнең , авылның иң хөрмәт ителгән кешеләренең берсе. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенең алдынгы тракторчысы Газизов Динар Минтимер улы – шулардан. Динар 1994 елның 14 нче апрелендә , Шекше авылында дөньяга килә.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Саба аграр көллиятендә механик һөнәрен узләштерә.Читтән торып Казан милли тикшеренү технология университетыда югары белем ала.
Бәхетен читтән эзләми ул – туган ягында төпләнеп , хәзерге ҖЧ “Игенче” җәмгыятенә эшкә урнаша.Бөтен эшен җиренә җиткереп эшли Динар,җәен җир эшкәртүдә,азык хәзерләүдә катнашса, кышын терлекчелек тармагында.
Үз эшенә күңеле белән бирелгән , хезмәтен яратып башкарган егетнең уңышлары да күп:
- 2015, 2016, 2019 елларда хуҗалыкның “Кыр батыры”,
2018 нче елда - Саба районында узган сука ярышында- I нче урын,
2019 нчы елда – ТР агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында үткән һөнәри осталык конкурсында “Иң яхшы механизатор” исеменә лаек булып I нче урын,
2022 нче елда –Республика күләмендә механизаторлар арасында узган иң яхшы тракторчы исеме өчен көрәшкән “Трактор-шоу “ региональ ярышында –III нче урыннарга лаек булды.
2020 елда Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе вәкилләре белән Хорватиягә барып, тәҗрибә туплап , стажировка үтеп кайтты.
Гаиләсе түгәрәк.Тормыш иптәше Алисә белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Әтиләре Минтимер абый , әниләре Рузилә апа белән бергә тату , авылда үрнәк гаиләләрнең берсе булып гомер кичерә алар.