19 гыйнварда Лесхоз мәдәният йортына цирк килде. Балаларга төрле хәйләләр күрсәткән клоунны бик ошаттылар
Студентлар десанты-2023
2022 елның 12 аенда Россия ЭЭМнең Саба районы буенча оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре
19 гыйнварда шахмат буенча тренер Кәримова Равия Рафгали кызы «Дебютларны классификацияләү»темасы буенча балаларны шахмат уенына өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дәрес танып белү ягында үтте. Яшь катнашучылар бераз дулкынландылар, шулай да бу аларга үзләрен матур итеп күрсәтергә комачауламады! Чарада катнашучыларны бай эчтәлекле мәдәни-спорт һәм күңел ачу программасы: табышмаклар конкурслары уздыру, шахмат уены тарихы белән танышу һәм шахмат эстафетасы көтә иде.
17-18 гыйнварда Казан шәһәрендә бадминтон буенча 2022 елгы Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 4 этабы узды. 2008 һәм аннан кечерәк категорияләрдә 3 урын Зәйниев Айназ Хәбибуллин Артур (Казан) белән парлы разрядта Хәбибуллин Артур (Казан); 2007 һәм аннан өлкәнрәкләр категориясендә (В төркеме) Исмал Хаҗиев ялгыз разрядта 1 урынны һәм катнаш парлы разрядта 2 урынны яулады.
Шулай ук 18 гыйнварда Бадминтон үзәгендә Бадминтон буенча Россия беренчелекләре призерлары Хантимирова Алиса һәм Хаҗиев Исмал бүләкләнде. Җиңүчеләрне һәм тренерларны котлыйбыз, барысына да сәламәтлек һәм уңышлар телибез!
2023 елның 12-16 гыйнварында Чиләбе шәһәрендә бадминтон буенча "Олимпиада өметләре" бөтенроссия яшүсмерләр турниры узды, анда безнең мәктәп спортчылары Хантимирова Алиса һәм Равилин Адель катнашты. 2009-2010 еллар категориясендә Равилин Адель Кама Тамагыдан Галиуллин Данияр белэн чемпион һәм Чаллыдан Пучилина Роксана белән катнаш парлы разрядта бронза призеры булды.
Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
«Казан егетләре, ягъни авыл маҗаралары»
Байлар Сабасында чистарту корылмасын һәм басымлы канализация төзү буенча киңәшмә
2022 нче елның 22нче гыйнварында Эзмә һәм Шекше авылларында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионатынын чираттагы уеннары узачак.
Бүген "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты.