16.01.2023 Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Эчке эшләр бүлегендә 2022 елның 12 аенда бүлекнең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды. Киңәшмәдә Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н.Миңнеханов, Саба муниципаль районы прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Л. Ф. Вәлиуллин, Россия ЭЭМ каршындагы Саба районы буенча Иҗтимагый совет рәисе – «Саба таннары» газетасы мөхәррире Р. Г. Исмәгыйлев катнашты. Караклык, наркомания, яшүсмерләр җинаятьчелеге, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау мәсьәләләре күтәрелде.
Эчке эшләр министрлыгының район җитәкчелеге ягыннан да, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ягыннан да эшчәнлеге уңай бәяләнде. Саба муниципаль районы территориясендә барлыгы 143 җинаять теркәлгән, бу АППГКА караганда 8,3% ка күбрәк (132). Бу үсеш караклык санының артуы белән аңлатыла. Шуңа да карамастан, җинаятьчелек дәрәҗәсе буенча Саба районы республикада уңышлылар рәтендә кала. 2022 елның 12 аенда 100 мең кешегә җинаятьчелек дәрәҗәсе 469,5 җинаять тәшкил иткән. Татарстан Республикасы буенча бу күрсәткеч 3 тапкыр диярлек артыграк һәм 1342,9 җинаять тәшкил иткән.
Районда кеше үтерү, аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян китерү, талау, көчләү, хулиганлык, АМТ урлау, фатирлардан, складлардан, базалардан һәм кибетләрдән урлау кебек җинаятьләрнең юклыгын да билгеләп үтәргә кирәк.
2022 елның 12 аенда 121 җинаять тикшерелде, ачылу 85,2% тәшкил итте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Эчке эшләр бүлеге җинаятьләр ачылу буенча елдан – ел Татарстан Республикасы буенча алдынгы урыннарны били (ТР буенча ачыкланучылар саны – 49%, АППГ-45,6%).
Эчке эшләр министрлыгының 2022 елның 12 ае нәтиҗәләре буенча эш нәтиҗәлелеге нәтиҗәләре буенча 1 урынны алды.