Бүген "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты.

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты. Ремонт эшләрен "КРИСТАЛЛ" ҖЧҖ башкара. Тантаналы ачылышта Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм башка югары дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Телерадиокомпания коллективы заманча, якты һәм уңайлы бинада эшләячәк. Монда якты коридорлар, һәр хезмәткәр өчен уңайлы эш урыны, яңа студияләр һәм яңа җиһазлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International