18 нче гыйнвар көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе әгъзалары белән берлектә “Һәркем өчен кирәк яңалык” дигән исем астында мәгълүмат сәгате уздырдылар.

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Китапханәгә  килүче  вакытлы  матбугат,яңа кайткан  китаплар  укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.Һәр яңа китап, газета - журнал үз укучыларына барып җитсен өчен аларга даими рәвештә чаралар уздырыла. 18  гыйнвар көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе әгъзалары белән берлектә “Һәркем өчен кирәк яңалык” дигән исем астында мәгълүмат сәгате уздырдылар.Чарада катнашучыларга 2023 елда китапханәгә килүче вакытлы матбугат турында мәгълүмат җиткерелде.Яңа кайткан китапларга күзәтү ясалды.Яңа китапларны, журналларны өлкәннәребез өйләренә яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International