2023 елның 1 мартыннан гражданнарның шәхси мәгълүматларын өстәмә яклауны тәэмин итәчәк закон үзгәрешләре үз көченә керә.
28 февраль көнне Лесхоз урта мәктәбенең “Нургали оныклары” исеме астында эшләп килүче мәктәп яны урман хуҗалыгы укучылары, Саба районының баш экологы Билалов Ришат Мидехәтович белән берлектә ачык дәрес уздырдылар.
Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «балалар китаплары битләрендә укытучы образы» дигән республика акциясенә кушылды. Башлангыч сыйныфлар укучылары өчен китапханәче кычкырып уку көнен «Бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз»девизы астында үткәрде.
Олимпия чемпионы Валерий Борисович Харламов истәлегенә һәм РФ Спорт министрлыгының 100 еллыгына багышланган ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча турниры.
2023 елның 25 февралендә үзенең зур юбилее - 90 яшьлеген, Ситдикова Тәскирә Вәли кызы билгеләп үтте. Әлеге истәлекле көнне Таскира Вәли кызын Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары И.И. Котдусов котлады һәм юбилей уңаеннан Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук юбилярны котларга Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н. Гәрәев һәм озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре килде.
Таскира Вәли кызы гомерен иҗтимагый тормышка багышлады. Намуслы хезмәте өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» медале, «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Фидакарь хезмәте өчен» юбилей медале, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнде; аңа «Татарстан АССРның Атказанган икътисадчысы»исеме бирелде. Күп мактау грамоталары һәм аерма билгеләре бар.
26 февраль көнне Туктар авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре “Язгы моңнар” дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырдылар, ир –атлар өчен музыкаль күңел ачу кичәсе- «Бәйрәм белән сезне ир-егетләр». Конкурс 2 команда арасында үткәрелде - «Ракета»һәм "Катюша". Командалар көч сынаштылар, җитезлек, зирәклек, тапкырлык күрсәттеләр, тәкъдим ителгән биремнәрне җиңел башкардылар. Ахырда командалар призлар белән бүләкләнде.
23 февральдә Урта Нырты авыл клубында Нурзадә Вәлиуллинаның бәйрәм концерты булды. Ике сәгатьлек концерт программасы сизелми дэ үтеп китте. Башкаручыларның осталыгы, халыкның җаваплылыгы һәм кызыксынуы аркасында концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Очрашуның беренче минутларыннан җылы, дустанә атмосфера урнашты.
Безнең Урта Нырты авылында " Тукэр «чишмәсе бар, җирле халык аны Тере су хәтта Изге чишмә дип атый. Кем бу суны бер тапкыр сынап карады, чын тере су тәмен хәтерли!
Татарстан Республикасы Социаль фонды инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча бирелә торган автомобиль ачкычларын тантаналы рәвештә тапшырды