2023 елның 23 февралендә Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә Олимпия чемпионы Валерий Борисович Харламов истәлегенә һәм РФ Спорт министрлыгының 100 еллыгына багышланган ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча Турнир узды. Турнирда 6 команда катнашты: ХК "ЗВЕЗДА", ХК "Ястребы", ХК "Мишабаш", ХК "Лесхоз", ХК "Евлаштау", ХК "Зөри".
Ачылыш тантанасында мөхтәрәм кунаклар: Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рәшит улы; Саба муниципаль районы прокуроры Вәлиуллин Ленар Фәргат улы; «Ак Барс» ХК медиа-үзәге җитәкчесе Степанов Михаил Владимирович; «Ак Барс» ХК уенчысы Глухов Михаил Сергеевич; Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Гарипов Гарипов Ирек Рамазанович.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын - «Звезда» командасы
2 урын - «Мишабаш» командасы
3 урын - «Ястребы» командасы
Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар:
«Иң яхшы сакчы» - Гыйльметдинов Булат - «Звезда»ХК
«Иң яхшы Ассистент» - Сафиуллин Нияз - «Ястребы»ХК
«Иң яхшы капкачы» - Мәҗитов Илгиз - «Лесхоз»ХК
«Иң яхшы һөҗүмче» - Хәбибуллин Салават - «Зөри»ХК
«Иң яхшы Бомбардир» - Галимов Нияз - «Звезда»ХК
«Турнирның иң яхшы уенчысы» - Хасбиев Данис - «Мишабаш»ХК
Ак Барс хоккей командасына һәм шәхсән Михаил Глуховка плей-оффта җиңүләр телибез. Сез зур юл үттегез, Гагарин кубогын алу өчен матур нокта куярга калды. Казанда Татар кубогын көтәбез! Сезнең җанатарлар һәрвакыт булачак.