Үзенең зур юбилеен Шәмәрдән авылында яшәүче Ситдикова Тәскирә Вәли кызы билгеләп үтте.

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

2023 елның 25 февралендә үзенең зур юбилее - 90 яшьлеген, Ситдикова Тәскирә Вәли кызы билгеләп үтте. Әлеге истәлекле көнне Таскира Вәли кызын Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм  эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары И.И. Котдусов котлады һәм юбилей уңаеннан Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук юбилярны котларга Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н. Гәрәев һәм озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре килде.

Таскира Вәли кызы гомерен иҗтимагый тормышка багышлады. Намуслы хезмәте өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» медале, «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Фидакарь хезмәте өчен» юбилей медале, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнде; аңа «Татарстан АССРның Атказанган икътисадчысы»исеме бирелде. Күп мактау грамоталары һәм аерма билгеләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International