Саба муниципаль районы Яңа Мичән авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктын төзү һәм җиһазлау
31.12.2017 № 507-ФЗ нче Федераль закон таләпләренә туры китереп торак пунктларны һәм территориаль зоналар чикләрен кадастр исәбенә кую мәсьәләсе буенча киңәшмә
26 нчы февраль конне Курсабаш авылында, авыл җирлеге ир-ат командалары арасында волейбол буенча турнир уздырылды.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Курсабаш авыл җирлеге командасы, Лесхозда узган чаңгы ярышларында актив катнашты.
2023 елның 2 март көнендә 10:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының актлар залында (Байлар Сабасы, Г.Закиров ур., 52) Татарстан Республикасы Профсоюзлары Рәисе Кузьмичева Елена Ивановна катнашында «Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы Профсоюзлары Федерациясе көне» була, аның кысаларында профсоюз активы/эш бирүчеләр вәкилләре/ кадрлар эше буенча белгечләр/хезмәтне саклау/юридик хезмәтләр хезмәткәрләренең түбәндәге мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмәсе узачак:
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 9 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүген республикада төлкегә, корсакка, үр куянына, ондатрага, сусарга, янутсыман эткә, кондыз һәм кабанга ау чоры тәмамлануын хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: аучылык ресурсларын аулап алу турында мәгълүмат, кабаннан башка, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, рөхсәт алган урынга тапшырылырга тиеш.
Кабанны аулап алу турындагы белешмәләр рөхсәт алган урынга хайванны аулап алганнан соң 10 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Әгәр дә хайван аулап алынмаган булса, мондый белешмәләрне аулау срогы тәмамланганнан соң 10 көн эчендә тапшырырга кирәк.
Аулап алыган аучылык ресурслары турында белешмәләрне тапшырмау яисә вакытында тапшырмау гражданны 1 елга теләсә нинди аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм итә.
Моннан тыш, аулап алынган аучылык ресурслары турында белешмәләрне тапшырмаган яисә вакытында тапшырмаган өчен РФнең Административ хокук бозулар кодексында җаваплылык каралган.
2023 елның 1 мартыннан гражданнарның шәхси мәгълүматларын өстәмә яклауны тәэмин итәчәк закон үзгәрешләре үз көченә керә.
28 февраль көнне Лесхоз урта мәктәбенең “Нургали оныклары” исеме астында эшләп килүче мәктәп яны урман хуҗалыгы укучылары, Саба районының баш экологы Билалов Ришат Мидехәтович белән берлектә ачык дәрес уздырдылар.
Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «балалар китаплары битләрендә укытучы образы» дигән республика акциясенә кушылды. Башлангыч сыйныфлар укучылары өчен китапханәче кычкырып уку көнен «Бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз»девизы астында үткәрде.