Балалар иҗат үзәгендә «ТалантФест» конкурс-фестивале дәвам итә.
Мичән төп белем бирү мәктәбендә узган Ажаган уены. Укучылар 2 командага буленеп, төрле уеннарда көч сынаштылар.
Татар көрәше буенча район турнирында Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ашаров Рүзәл Радик улы 2 нче урынны алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Олы Кибәче авыл җирлегендәге торак пунктларда язгы су басу чорына әзерлек бара.
Олы Кибәче авыл җирлегендә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, авыл җирлеге кубогына хатын-кызлар арасында волейбол ярышы булды. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә булды: 1- Студентлар, 2- Мәктәп, 3 - Олы Кибәче, 4- Кече Кибәче, 5- Арташ. Барлык командалар да дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Керәнне авыл клубында 8 Мартка багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Әхмәтгали улы барлык гүзәл затларны язгы бәйрәм белән җылы котлады һәм җыр бүләк итте.
Гүзәл затлар өчен әзерләнгән программаның беренче өлешендә биш әни кызлары белән ярышты. Әниләр һәм кызлар үзләренең җитезлеген, тапкырлыгын, тырышлыгын, сәнгать сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә барлык кунаклар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар һәм күп бүләкләр алдылар. Чара чәй эчү белән дәвам итте. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр дәртле биюләр, матур җырлар тукталмады. Бу көнне хатын-кызларыбызга җылы, назлы теләкләр яңгырады. Бәйрәмне оештыручыларга бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.
8 март көнне Керәнне клуб мөдире уллары Илмир махсус хәрби операция сафларында хезмәт итүче Гимадиевлар гаиләсендә булды. Фәнүзә Гыймадиеваны 8 Март белән котлады, аңа бүләк тапшырды, улының сәламәтлеген һәм туган якларына тизрәк кайтуын теләде.
Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның әти-әниләре һәм туганнары көн саен өмет белән капланган. Алар яраткан улларыннан, ирләреннән, әтиләреннән яхшы хәбәрләр, шалтыратулар көтәләр, өйләренә тизрәк кайтуларын чын күңелдән телиләр. Россиялеләрнең тынычлыгын саклаучы чын ир-атларны тәрбияләгән бу гаиләләр өчен тирә-юньдәгеләрнең җылы сүзләре, игътибары һәм аңлаулары бик мөһим.
Югары Симәт авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар белән матур хатын-кыз» бәйрәм программасы узды.
Шекше авыл җирлегенең Сәрдә авылында юлларны чистарту
Шекше авыл җирлегенең Алан-Елга авылында юлларны чистарту