Керәнне авыл клубында чара

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Керәнне авыл клубында 8 Мартка багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Мичән  авыл җирлеге башлыгы Айзат Әхмәтгали улы барлык гүзәл затларны язгы бәйрәм белән җылы котлады һәм җыр бүләк итте.  

Гүзәл затлар өчен әзерләнгән программаның беренче өлешендә биш әни кызлары белән ярышты. Әниләр һәм кызлар үзләренең җитезлеген, тапкырлыгын, тырышлыгын, сәнгать сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә барлык кунаклар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар һәм күп бүләкләр алдылар. Чара чәй эчү белән дәвам итте. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр дәртле биюләр, матур җырлар тукталмады. Бу көнне хатын-кызларыбызга җылы, назлы теләкләр яңгырады. Бәйрәмне оештыручыларга бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International