Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты боерыгы белән расланган Электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе өчен материаллар әзерләү кысаларында (алга таба – Дәүләт комитеты) 22.01.2020 no 9, дәүләт комитеты Сезгә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләрен карау буенча дәүләт комитетының баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигын һәм дәүләт комитетына тапшырыла торган мәгълүмат һәм материаллар исемлеген җибәрә, ул дәүләт комитетының 03.03.2023 no пр-40/2023 боерыгы белән расланган.
Чара 2023 елның 20 мартында 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр онлайн-форматта узачак. Тоташу өчен сылтама: https://rgupkazan.ktalk.ru/5346052.
Сабаның 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында “Масленица” бәйрәме үтте.
Агымдагы 2023 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителүе уңаеннан, район оешмалары борынгыдан калган, инде онытылып баручы йолаларны сәхнәләштереп, халыкка тәкъдим итте. Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре исә бөтеншартын туры китереп, язгы чәчүгә "чыктылар". Һәркем үзенә тапшырылган рольны зур осталык һәм ихласлылык белән башкарып чыкты. Җыр-бию, күңелле мизгелләр белән үрелеп барган әлеге тамашаны тамашачылар да бик җылы кабул итеп, алкышларга күмде.
Авыл җирлекләре арасында уза торган волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында “ Мичән” хатын-кызлар командасы актив катнаша. Бугенгесе көндә Сатыш, Эзмә, Шытсу авыл җирлекләре командалары белән уйнап җиңү яуладылар. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
Март аенда 8 март әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу көтеп алган зур бәйрәм. Әниләр безнең өчен иң кадерле, иң якын кешеләр. Аларны бәйрәм көнендә сөендерү үзе күңелле. Шул уңайдан Явлаштау авыл китапханәсендә балалар белән әниләр өчен бәйрәм бүләге ясау оештырылды. Балалар бик теләп төсле кәгазьләрдән чәчәкләр ясап, котлауларын яздылар. Күңел җылысы кушылып ясалган бүләк әниләр өчен иң кадерлесе, иң кыйммәтлесе булачак. Чара “ Әниемә бүләгем “дип исемләнде.
12 мартта Сулэ авыл клубында "иң акыллы"викторинасы уздырылды.Викторина сорауларын чишү-уйларга һәм анализларга өйрәтүче, дөнья турында белемнәрне киңәйтүче, сүзлек запасын тулыландыручы, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләүче, фикерләүне, логиканы, хәтерне үстерүче бик мавыктыргыч шөгыль. Табышмакны эзләү бик күңелле һәм кызыклы бит! Балалар, сорауларга җавап биреп, үрмәкүчнең ничә аягы барлыгын, "джинның" 100 ел яшәгән урынын, балаларны кем дәвалый икәнен һәм башка күп нәрсәне белделәр.Без күңелле вакыт үткәрдек.
Мичән төп белем бирү мәктәбе укучылары “ Милли йолалар - күңел бизәге" исемендәге милли йолалар күрсәтү чарасы үткәрде. Һәр сыйныф үзенә татар халкында саклана торган йолалар: 1 сыйныфлар - "Яңгыр чакыру"; 2 сыйныф - " Карга боткасы"; 3 сыйныф - "Йомырка җыю"; 4 сыйныф - " Кич утыру"; 5 сыйныф - "Сабантуйга бирнә җыю"; 6 сыйныф - "Балага исем кушу"; 7 сыйныф - " Кыз сорау"; 8 сыйныф - "Аулак өй"; 9 сыйныф- "Солдатка егет озату" күренешләрен бик оста итеп башкардылар.