Язлар белән матур хатын-кыз

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Югары Симәт авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар белән матур хатын-кыз» бәйрәм программасы узды. Бу көнне зал язгы кәеф атмосферасы, елмаюлар, тамашачыларның шатлыгы белән тулган иде. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы И.Р.Әхмәдуллинның котлавы белән башланды. Ул барлык катнашучыларны, тамашачыларны яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котлады. Сәламәтлек, иминлек, яз кебек шатлыклы һәм якты тормыш теләде. Программада ике команда: Кызыл розалар һәм Яшь киленнэр катнашты. Катнашучылар җырлаган җырлар, укыган шигырьләр, иҗади конкурслар онытылмас тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International