25 мартта, "Таткультресурс" ДБУ экспедицион төркеме Саба үзәк китапханәсендә булдылар. 2023 елда Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы булу уңаеннан зур күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә кул эшләре тәкъдим ителде. Төрле техникада чигү, бәйләү, каз канаты ясау, сумка – шопперга рәсем төшерү, скрапбукинг техникасында открыткалар ясау, милли орнаментта бисердан брошкалар, калфаклар бизәү, төрле милләт костюмнарына курчаклар киендерү, скетчинг техникасында рәсем ясау, сумкалар - корзиннарны ыргак белән бәйләү буенча өйрәтү дәресләре булды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
21 март көнне Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Цифра дәресе" Бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычларны тикшерәбез»дигән тематик дәрес үткәрелде
Сатыш авыл китапханәсендә актив укучылар арасында "Иң яхшы укучы"итемасына укучылар конкурсы уздырылды.
Сатыш авыл китапханәсендә "Ышаныч телефоны" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче ышаныч телефонының ни өчен кирәклеген, әлеге хезмәтнең нинди принцип буенча эшләвен һәм телефон консультантларыннан нинди ярдәм алырга мөмкинлеген аңлатты. Чара әлеге тема буенча презентация карау һәм истәлек - закладка тарату белән үрелеп барды. Катнашучылар көндәлекләрендә балалар ышаныч телефоны номерын саклап калдылар.
24-нче март көнне Югары Утар балалар интернат-йортында ифтар бәйрәме узды.
24 март көнне район Мәдәният йортында иҗат коллективлары катнашында “Милли мәдәният һәм традицияләр елы” ачылышына багышланган тантаналы чара узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче, йорт хуҗалыгы составында теркәлгән затлары булмаган гражданнарның өйләренә йөрүләре дәвам итә.өлкән яшьтәге гражданнар өчен социаль хезмәт күрсәтүгә, социаль ярдәм чараларына кабул итүләр. Шулай ук өлкән яшьтәге гражданнар белән янгын-профилактика эше алып барыла. Автомат янгын хәбәрчеләрен тикшерү бара. Көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелә, янгын куркынычсызлыгы һәм социаль алдаулардан саклану ысуллары буенча белешмәләр тапшырыла.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне бердәм салым счеты кертелү белән бәйле мәсьәләләр буенча вебинарларга чакыра. Чаралар идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.