25 мартта, "Таткультресурс" ДБУ экспедицион төркеме Саба үзәк китапханәсендә булдылар. 2023 елда Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы булу уңаеннан зур күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә кул эшләре тәкъдим ителде. Төрле техникада чигү, бәйләү, каз канаты ясау, сумка – шопперга рәсем төшерү, скрапбукинг техникасында открыткалар ясау, милли орнаментта бисердан брошкалар, калфаклар бизәү, төрле милләт костюмнарына курчаклар киендерү, скетчинг техникасында рәсем ясау, сумкалар - корзиннарны ыргак белән бәйләү буенча өйрәтү дәресләре булды.