Килдебәк урта мәктәбендә “Цифра дәресе”

2023 елның 25 марты, шимбә

21 март көнне Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Цифра дәресе" Бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычларны тикшерәбез»дигән тематик дәрес үткәрелде. Әлеге дәрестә 8 һәм 11 нче сыйныф укучылары,  Саба муниципаль районы Башкарма комитетның икътисад бүлеге җитәкчесе Багманов Марат Мансур улы, район мәгариф булегенең уку дисциплиналары буенча методисты Фәттахова Гүзәл Талип кызы катнаштылар. Марат Мансур улы  районда IT-технологияләр белән бәйле эшләрнең  торышы турында сөйләде һәм кызыклы фактлар белән уртаклашты.

Дәрес түбәндәге максатларга һәм бурычларга ирешүгә юнәлдерелгән иде:

  • укучыларга мобиль җайланмаларда кибер куркыныч төрләре турында сөйләү;
  • мобиль җайланмаларда ике иң еш кулланыла торган операцион системаларда караклар мәгълүматларны нинди юллар белән урлавын аңлату;
  • смартфоннардагы мәгълүматны югалтудан ничек сакланырга;
  • мобиль җайланмаларга янаучы куркынычлар һәм әлеге куркынычлардан саклану юллары турындагы видеоролик белән танышу;
  • гадиләштерелгән рәвештә белгечләрнең кибер куркынычларны ничек анализлаулары турында  гомуми мәгълүмат бирү;
  • кибер куркынычларга җитди караш формалаштыру;
  • мобиль җайланмаларны куркынычсыз куллануның теоретик һәм практик күнекмәләр формалаштыру.

Укучылар гадәти булмаган дәрестә җиткерелгән мәгълүматны кызыксынып кабул иттеләр.

Шулай ук укучылар дәрестә алган белемнәрен электрон тренажер ярдәмендә практикада да кулланып крадылар. Әлеге тренажер Яндекс, Касперский лабораториясе, 1С фирмасы, Mail.ru Group һәм Сбербанкның электрон техналогияләрен һәм тәҗрибәләрен кулланырга мөмкинлек бирә. Тренажердагы биремнәрне уңышлы үткән укучылар сертификатка ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International