ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Гражданның көндәлек тормышы аның товарларга, эшләргә һәм хезмәтләргә ихтыяҗының даими барлыкка килүен күздә тота. Аларны сатып алып, граждан бер үк вакытта кулланучының хокукый статусын ала һәм шуңа бәйле рәвештә Россия Федерациясе законнарын саклау һәм яклау астында кала.

Урта Нырты авыл клубы мөдире саф һавада күчмә уеннар үткәрде. Ачык һавада хәрәкәтчән күңел ачу уеннары балаларга шатлык һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

 27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә. «Театр» сүзе һәркемгә, хәтта иң кечкенә балаларга да билгеле. Бу дата белән бәйле рәвештә, 27 март көнне олы тантана авыл китапханәсе мөдире балалар өчен «Якташыбыз Әлмәндәр» дигән әңгәмә үткәрде һәм тема буенча китап күргәзмәсе оештырды. Башта китапханәче балаларга театр сәнгатенең кайда һәм кайчан барлыкка килүе, театрның кайдан башлануы, театрларның һәм театр һөнәрләренең нинди булуы турында сөйләде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

    28 март көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә Юлбат төп мәктәбенең 8 сыйныф укучылары экскурсиягә килде.


28
март, 2023 ел
сишәмбе

27 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе "Әдәби аланда кунакта" исемле әдәби карусель үткәрде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

25 март көнне галим, сәнгать белеме докторы,Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Гүзәл Фуад кызы Вәлиева, “Туран Арт” җәмгыяте җитәкчесе Хайбрахманова Суфия катнашында “Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге” экспедицион төркеме  Саба туган якны өйрәнү музеенда,Сатыш авылы мәдрәсә музеенда, Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда экскурсиядә булдылар, шулай ук  Галиева Эльвира җитәкчелегендә  “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар катнашында үткәрелгән татар милли курчагы ясау һәм   агач эшләнмәләренә рәсем ясау буенча мастер класска күзәтү ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

25 мартта Шәмәрдән авыл җирлегендә М.Г.Вәлиуллин һәм И.Ф.Ситдыйков истәлегенә багышланган чаңгы сезоны ябылу тантанасы узды. Һәр категориядә җиңүчеләр акчалата призлар һәм грамоталар белән бүләкләнде. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Март ае – язның беренче ае. Табигать җанлана, кешеләр табигатьнең матурлыгына сокланып туя алмыйлар. Кошлар сайравы күңелләргә сөенеч өсти. Туган якларына кошлар кайта. Һәркайсыбыз бу күңелле вакытны сагынып көтеп ала. Кошларга игътибар кърсәтелә, оялар ясала. Нәкъ менә шул уңайдан 24 март көнне Явлаштау авыл китапханәсе “Кошларым- якын дусларым” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Күчмә кошлар турында, кошларның үзенчәлекле яклары турында сөйләгәннән соң  крассворд сорауларына җавап эзләдек.Интрактив уенда актив катнаштылар, табышмакларга җаваплар эзләдек. Китапларга күзәтү ясалды. Балалар кошлар турында белемнәрен ныгыттылар.

Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә ат спорты комплексы бинасының түбәсен монтажлау

Тэги: окс

22 мартта Шәмәрдән авыл җирлегендә Нәүрүз бәйрәме билгеләнеп үтте. Бәйрәм барышында оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләреннән концерт номерлары, бәйрәм кунаклары өчен сыйлар, күңелле старт, тамашачылар белән уеннар күрсәтелде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International