"Әдәби аланда кунакта" исемле әдәби карусель

2023 елның 28 марты, сишәмбе

27 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе "Әдәби аланда кунакта" исемле әдәби карусель үткәрде. Барлык балалар да әкиятләрне ярата. Әкиятләрне карап  күңел генә ачмыйсың, ә алар игелеккә, намуслылыкка, кыюлыкка өйрәтәләр. Балалар «Минем әкиятләрем» викторинасында халык иҗатының танылган әсәрләрен, “Кем язган?” конкурсында әкият авторларын искә алдылар, рәсемдәге әкияти  персонажларны дөрес әйтелләр.

Чараның икенче өлешендә, «Әдәби алан» проекты кысаларында, биремнәрне үтәделәр һәм җавапларны дәфтәрләренә яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International