Шәмәрдән плазма үзәгендә әзерләнгән барлык плазма Ватан өчен мөһим дару препаратлары: альбумин һәм иммуноглобулин җитештерү өчен җибәрелә. Бу препаратлар һәрвакыт кирәкле һәм шок һәм янгыннарны, кан югалтуларны, кан салуны, яман шешләрне, иммунодефицитны, аутоиммун һәм башка авыруларны дәвалауда кулланыла.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 26 мартта Креннин авыл клубында авыл милли мөселман бәйрәме «Нәүрүз» үткәрелде. Программаның беренче өлешендә Нәүрузбикә һәм Кар Кызы катнашында театральләштерелгән тамаша узды. Аннары катнашучылар күңелле спорт конкурсларында катнаштылар һәм бүләкләр алдылар. Язгы бәйрәмнең азагында барлык кунаклар ботка белән сыйланды, коймак белән кайнар чәй эчтеләр. Бәйрәмдә лотерея билетлары да уйнатылды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барылды. Бәйрәмгә килгән барлык кеше дә канәгать калды.
Югары Шытсу мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе булып озак еллар эшләүче Шарифуллин Ильшат Габрафыйк улы, Татарстан Республикасы Рәисе Минниханов Р.Н. тарафыннан бирелгән "Атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ильшат Габдрафыйк улын чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба зур уңышлар телибез!
28 мартта Максим Горькийның тууына 155 ел тулу билгеләп үтелә. Максим Горький язучы, драматург, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, публицист.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Кулланучы түләргә тиеш булган өстәмә хезмәтләрне мәҗбүриләү-кулланучы хокукларын бозу һәм еш очрый. Хезмәтләрне мәҗбүриләүнең киң таралган төре булып кәрәзле телефон сатып алганда төрле хезмәтләр күрсәтү тора.
28 мартта «Тургай» приютында язгы «Нәүрүз» бәйрәме узды. Бәйрәмне оештыручы һәм спонсоры Шафиков Рифкать Зиятдин улы булды. Рифкать Зыятдин улы чын Мич алып килде, анда коймаклар пешерделэр. Шулай ук мич янында зур казан урнаштырылды, анда приютның барлык кунаклары һәм балалар өчен плау әзерләнде. Чараның кунаклары булып безнең спонсорлар, социаль өлкә һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, безнең белән күп еллар эшләгән хезмәткәрләр, приютның элеккеге җитәкчеләре, бүгенге көндә приютта эшләүчеләрнең барысы да, һәм, әлбәттә, приютта тәрбияләнүчеләр дә торды. Бэйрэм бик кунелле булды.
Өстәл уеннарын балалар гына түгел , олылар да ярата. Өстәл лотосы-күңел ачу уены. Уен Итальян чыгышыннан.Ул 16 гасырда уйлап табылган. Лото вак моториканы яхшыртырга ярдәм итә. Бу уенчыларның бармаклары вакыт узу белән җайлырак,тыңлаучанрак булачак.Бу хәрәкәтләр координациясе яхшырачак дигәнне аңлата.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар лото уены уйнадылар.
Каникул ул балаларның көтеп алган ял вакыты. Ул ял итү, үзең теләгәнчә вакытыңны үткәрү һәм китап уку өчен иң кулай вакыт. Шул уңайдан 27 март көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Китап алдым кулыма” дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Яз турында шигырьләр, хикәяләр укылды, табышмакларга җаваплар эзләдек. Соңгы вакытта укылган китаплар турында әңгәмә уздырылды. Китапханәнең актив китап укучысы Сабирова Рәгидә апа балаларга кәгазьдән кош ясарга өйрәтте. Бу шөгель балаларда кызыксыну уятты. Балалар буш вакытларын дөрес һәм файдалы итеп уздырдылар.