“Китап алдым кулыма” дип исемләнгән әдәби кичә

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Каникул ул балаларның көтеп алган ял вакыты. Ул ял итү, үзең  теләгәнчә  вакытыңны үткәрү һәм китап уку өчен иң кулай вакыт. Шул уңайдан 27 март көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Китап алдым кулыма” дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.  Яз турында шигырьләр, хикәяләр укылды, табышмакларга җаваплар эзләдек. Соңгы вакытта укылган китаплар турында әңгәмә уздырылды. Китапханәнең актив китап укучысы Сабирова Рәгидә апа балаларга кәгазьдән кош ясарга өйрәтте. Бу шөгель балаларда кызыксыну уятты. Балалар буш вакытларын дөрес һәм файдалы итеп уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International