ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә «Саба» ҖЧҖнең «Тимершык» бригадасы кырларыннан бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре таш җыюда катнаштылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып 2 нче урынны яулады. Егетләрне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

1 май - тынычлык, үзара татулык, илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен халык бәйрәме. Бу ай табигатьнең яшәрүен, яз белән бергэ жылы килүен, киң кырларда, бакчаларда эш башлануын аңлата. Халыкның йола- бәйрәмнәре -яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак, чөнки ул халыкның рухи байлыгын, милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга җиткерә. Халкыбызның милли йолаларын балаларга тапшыру максатыннан,1 май көнне Тимершык авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Тимершык авылының Комарова, Ак чишмә урамнарында “Йомырка җыю” бәйрәме оештырдылар. Әлеге бәйрәмнәр авылны  берләштерә, бәйрәм рухы өсти, күңелләрне күтәреп җибәрә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Бөек Җиңунең 78 еллыгы якынлаша. Бәйрәм көне якынлашканда район җитәкчелеге тыл ветераннарын күчтәнәч белән сөендереп, бәйрәм теләкләрен җиткерәләр. Бүгенге көндә авыл җирлегендә 15 тыл ветераны яши. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улы һәм Татарстан Республикасы пенсия һәм социаль иминият фондының Саба районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Мөгтәсимов Марат Мәҗит улы катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлеге территориясен яшелләндерү максатыннан оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан агачлар утырту эшләре алып барылды. Бу чара алга таба да дәвам итәчәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2023 нче елның 26 нчы февраль көнне булып үзган Х Халыкара “Сандугач-Соловей “дип исемләнгән җырчылар конкурсында Саба сәнгать мәктәбенең “Бәллүр” вокаль ансамбле Самара шәһәрендә үтәчәк конкурска чакырылып сертификат белән буләкләнгән иде

Тэги: мәдәният бүлеге

 29 апрель көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган җиңел атлетика кроссы үткәрде.

Биредә Җиңү волонтерлары «Георгий лентасы» акциясе үткәрде, шулай ук  халыктан районыбызны төзекләндерү өчен тавыш бирүдә актив катнашуларын сорадылар.

Кросста 7 яшьтән 55 яшькә кадәр 300 гә якын кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, һәр категориядә җиңүчеләр ачыкланды. Алар барысы да грамота һәм акчалата бүләккә лаек булды.

Бүләкләү тантанасын “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Маканов Д.К., Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.Н. үткәрде.

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 1 майда  Мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән бергә элеккеге  татар йоласын яңартырга карар кылдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

1 май көнне Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улына 103 яшь тулды. Ветеранны әлеге олугъ бәйрәме белән котларга Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов, Саба муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе М.Р. Кәримов, авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һәм ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасы җитәкчесе Р.Р. Шәймәрданов килде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Татар шагыйре, әдәбият белгече, милләтнең поэтик традициясенә нигез салучы, татар теле үсешенә үз өлешен кертүче Габдулла Тукайның тууына быел 137 ел. Милләтебезнең горурлыгы булган бөек шагыйрьнең иҗаты, аның әсәрләре белән укучыларны таныштыру максатыннан, Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International