Йомырка бәйрәме

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 1 майда  Мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән бергә элеккеге  татар йоласын яңартырга карар кылдылар. Бу йоланың аерым исеме юк. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Милли киемнәрдәге хезмәткәрләр балалары белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк йөзе теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Безнең бистәдә  бу чара беренче тапкыр булды. Хәзер без ел саен элеккеге гореф-гадәтләребезне яңартачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International