29 апрель көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган җиңел атлетика кроссы үткәрде.

2023 елның 2 мае, сишәмбе

 29 апрель көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган җиңел атлетика кроссы үткәрде.

Биредә Җиңү волонтерлары «Георгий лентасы» акциясе үткәрде, шулай ук  халыктан районыбызны төзекләндерү өчен тавыш бирүдә актив катнашуларын сорадылар.

Кросста 7 яшьтән 55 яшькә кадәр 300 гә якын кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, һәр категориядә җиңүчеләр ачыкланды. Алар барысы да грамота һәм акчалата бүләккә лаек булды.

Бүләкләү тантанасын “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Маканов Д.К., Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.Н. үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International