ТР Саба районы Байлар Сабасы бистәсендә ат спорты комплексы бинасының (Манежның) түбәсен сүтү.
ҖЧҖ "ПМК 159" подрядчы оешмасы тарафыннан Иштуган торак пунктында универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамлана
Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, сатып алуларны урнаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, шулай ук Татарстан Республикасы заказчыларын методологик озата бару кысаларында «чит ил товарларын сатып алуга РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рөхсәтен ничек алырга + сатып алу объекты тасвирламасын төзүнең төп кагыйдәләре, КТРУ куллану» темасына бушлай вебинар үткәрү планлаштырыла.
Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Кояшкай» җәйге лагеренда Татарстан Республикасының профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очрашу булды. Балаларга юл йорү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде. Төрле уеннар, кызыклы викториналар үткәрде
Явлаштау урта мәктәбе каршындагы «Кояшкай» җәйге лагеренда «Иң матур чәчәк бәйләме» конкурсы үткәрелде
12 июньнән 15 июньгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) телле укучылар арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада үткәрелде, анда Россия Федерациясенең 17 субъектыннан һәм чиктәш дәүләтләрдән делегацияләр катнашты.
15 июнь көнне Югары Симет авылы зиратында өмә узды. Шушы эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
11 июнь көнне Юлбат авылында традицион Сабантуй - 2023 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Тәфкил Шәйхетдинов калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Дәүләт бәйрәме 1992 елдан башлап ел саен 12 июньдә, 1990 елның 12 июнендә РСФСРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көннән башлап билгеләп үтелә. Бу уңайдан Евлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагереның бер көне шушы бәйрәмгә багышланды. Көн асфальтта рәсемнәр конкурсы белән тәмамланды