Безне кем дәвалый. Өченче өлеш.

2023 елның 16 июне, җомга

Бүген, медицина хезмәткәрләре көнендә, без Саба район үзәк хастаханәсенең табиблары, фельдшерлары һәм шәфкать туташлары  белән таныштыруны дәвам итәбез.

Йосыпов Марат Рафаэль улы - Саба район үзәк хастаханәсенең баш табибы. 2008 елда  Шәймиев М.Ш. боерыгы белән «ТРның Атказанган табибы»дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Марат Рафаэль улы - акыллы һәм тәҗрибәле оештыручы. Ул хәрбер хезмәткәрнең  соравын  игътибар белән тыңлый, ярдәм итә һәм булыша. Хастаханә  турындагы барлык мәгълүматлар белән хәбәрдә тора.

Марат Рафаэль улы заманча һәм креатив җитәкче, заман белән бергә атлый, медицина учреждениесе эшчәнлегенә һәрвакыт яңа методикалар һәм технологияләр кертә. Нәкъ менә аның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә безнең хастаханәдә медицина җиһазларын модернизацияләү, биналарны ремонтлау һәм җиһазландыру оештырыла.

Гайнуллина Ильмира Госман кызы- Клиник-эксперт мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары, Саба район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире. 2012 нче елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән билгеләнде.

2014 нче елда күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә югары шәхси казанышлары өчен Миңнеханов Р.Н. боерыгы белән «Татарстан Республикасының Атказанган табибы исеме бирелде.

Ильмира Госман кызы – җаваплы һәм ышанычлы. Ул чыннан да профессиональ идарәче. Үз эшенең остасы, гадел, төгәл һәм җаваплы .

Биктов Фәрит Лотфулла улы - Саба район үзәк хастаханәсенең табиб-хирургы.

Фәрит Лотфулла улы-күпьеллык стажы булган тәҗрибәле белгеч. Хирургия белгечлеге буенча югары квалификация категорияле табиб (2012 елдан).

2021 нче елда Фәрит Лотфулла улы «Сәламәтлек саклау отличнигы»күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Фәрит Лотфулла улы район халкы арасында да зур хөрмәт яулады. Ул бик күпләргә бәяләп бетергесез  ярдәм күрсәткән табиб. Хезмәттәшләре  аның профессиональлеген, эшен югары бәялиләр.

Зарипова Эльмира Рафаэль кызы - Саба район узәк хастаханәсенең Сатыш фельдшер-акушерлык пункты мөдире.

2021 нче елда Эльмира Рафаэловнага, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен, Миңнеханов Р.Н. боерыгы белән «ТР Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде.

Эльмира Рафаэль кызы гадел һәм намуслы кеше. Сатыш авылы халкы Эльмира Рафаэль кызын ярдәмчеллеге һәм югары кешелекле сыйфатлары өчен хөрмәт итә.

Без табибларга, фельдшерларга һәм шәфкать туташларына фидакарь хезмәтләре, югары профессионализмнары һәм пациентлар турында кайгыртулары өчен зур рәхмәт белдерәбез!

Медицина хезмәткәрләре көне белән!

Безнең мәкаләләр сериясе дәвам итә…

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International