ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2023 ел
җомга

12 июньнән 15 июньгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) телле укучылар арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада үткәрелде, анда Россия Федерациясенең 17 субъектыннан һәм чиктәш дәүләтләрдән делегацияләр катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

15 июнь көнне Югары Симет авылы зиратында өмә узды.  Шушы эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

11 июнь көнне Юлбат авылында традицион Сабантуй - 2023 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Тәфкил Шәйхетдинов калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт бәйрәме 1992 елдан башлап ел саен 12 июньдә, 1990 елның 12 июнендә РСФСРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көннән башлап билгеләп үтелә. Бу уңайдан Евлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагереның бер көне шушы бәйрәмгә багышланды. Көн асфальтта рәсемнәр конкурсы белән тәмамланды

       11 июнь көнне Иләбәр  авылы янында  узган Сабантуй  быел да  гөрләп  үтте. Бәйрәм –“Игенче” ҖЧҖе көче һәм тырышлыгы белән оештырылды. Алдагы еллардагы кебек үк, бик күп кунаклар җыйды, бай һәм грандиоз булды. Сабантуй югары дәрәҗәдә узды, оештыру чараларының барлык нечкәлекләре дә исәпкә алынды. Мәйдан кунаклар, спорт чаралары, балалар Сабантуе өчен барлык уңайлыклар белән тулысынча җиһазландырылды. Төрле аттракционнар корылды,сату өчен урыннар булдырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

    2023 елның 1 июленнән милеккә һәм НДФЛГА салымнар буенча бурычларны түләү турында салым хәбәр итүләрен һәм таләпләрен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (ЕПГУ) дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша алырга мөмкин.

Теләсә кайсы төбәкнең консолидацияләнгән бюджетының иң мөһим керем чыганагы булып физик затларның керемнәренә салым тора. Социаль-икътисади программаларны финанслау һәм гамәлгә ашыру бюджетка салымның вакытында һәм тулысы белән керүенә бәйле.

Футбол уены спорт осталыгын гына арттырып калмыйча, көндәлек эшчәнлектә бик кирәкле булган реакция тизлеген дә үстерә. Финанс-бюджет палатасы егетләре футбол кырында район администрациясе командасы егетләре белән очраштылар. Уеннар «Олимп» стадионында узды. Уен кызыклы эмоциональ дәрәҗәдә барды, Кәеф тә күтәренке иде. Соңгы минутта гына безнең команда көндәшләренә җиңелде, уен җиңелү белән тәмамланды. 

   Балаларның Кояш, аның төп функцияләре турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасында 13-16 июнь көннәрендә «Кояш-тормыш чыганагы» атналыгы үтә.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы билгеләре белән бүләкләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International