15.06.2023 «Кояш-тормыш чыганагы»

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

   Балаларның Кояш, аның төп функцияләре турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасында 13-16 июнь көннәрендә «Кояш-тормыш чыганагы» атналыгы үтә. Тематик атна барышында тәрбиячеләр балаларның Кояшның планетабызда яшәү чыганагы икәне, аның яктыртып, җылытуы турында белемнәрен  ныгыттылар.  Көн дәвамында һәр төркемдә танып белү буенча Кояш турында әңгәмәләр, тәҗрибәләр,  уеннар үткәрелде.  Иҗат минутлары балаларга иң зур шатлык китерүче мизгелләр.  Зурлар төркеме балалары атна дәвамында алган белемнәрен туплап пластилиннан тормыш чыганагы Кояш әвәләделәр. Һәр бала мөстәкыйль рәвештә, үзенчәлекле итеп үз Кояшын ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International