Футбол уены спорт осталыгын гына арттырып калмыйча, көндәлек эшчәнлектә бик кирәкле булган реакция тизлеген дә үстерә. Финанс-бюджет палатасы егетләре футбол кырында район администрациясе командасы егетләре белән очраштылар. Уеннар «Олимп» стадионында узды. Уен кызыклы эмоциональ дәрәҗәдә барды, Кәеф тә күтәренке иде. Соңгы минутта гына безнең команда көндәшләренә җиңелде, уен җиңелү белән тәмамланды. Киләчәктә командага яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез!