Елыш авылы мәчете территориясендә машиналар кую урыны төзекләндерелә, су агу трубасы куелды, балчык салынып тигезләү эше бара.
ЩПС программасы буенча Иштуган тимер юл поселогында юл эшләре дәвам итә.
2023 елдагы МДФ программасы буенча Байлар Сабасы бистэсенен Мәктәп урамында юл эшләре дәвам итә.
Бүген аграр колледж һәм футбол манежы өчен тулай торак төзү буенча киңәшмә уза.
3 июльдә "Нургали" мәчете балалар өчен үз ишекләрен ачты - мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм имам белән берлектә оештырган лагерь. Лагерь, намаз уку белән ачылды. Лагерьның беренче көн темасы "сәламләү"гә багышланган. Әхмәт хәзрәт балаларга бу темага бик эчтәлекле вәгазь сөйләде. Шулай ук балалар гарәп алфавитын өйрәнә башладылар. Балалар җиде көн дәвамында өй эшләрен башкарырга, төрле уеннарда, сүрә укуда, гомумән, лагерь тормышында актив катнашырга һәм моның өчен аларга жетоннар биреләчәк. Бу билгеләр ярдәмендә лагерьның соңгы көнендә алар бүләкләр ала алачак. Көн ачык һавада актив уеннар белән тәмамланды. Менә беренче көн бик рәхәт һәм файдалы үтте. Аллаһы безнең белән канәгать булсын!
2023 елның 3-4 июлендә Казан шәһәрендә ИТ паркында РЕБУС 2023 халыкара форумы уза.
Байлар Сабасы бистәсендәге "Ат спорты комплексы" бинасын реконструкцияләү тәмамлану стадиясендә.
"ПМК-159"ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча Иске Икшермә авылында йорт төзелеше дәвам итә
"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.