ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегендә Ришат Әхмәтханов истәлегенә мини-футбол буенча турнир үткәрелде

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә GPON технологиясе буенча элемтә линиясе төзелеше тәмамланды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

2 июль көнне Миңгәр авылында "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән авылдашлар очрашуы булып узды. Чара мәдәният хезмәткәрләре һәм авылның актив халкы тарафыннан оештырылып, җирле халыкның көндәлек яшәешен, гореф-гадәт, традицияләрен исәпкә алып төрле конкурслар һәм уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең иганәчеләре – авыл халкы үзе.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

3 июль - социаль фондта балалар пособиеләрен күчерүнең бердәм көне

Тимершык авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үләннәрне чабу эшен «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Узган шимбә көнендә булып узган “Автоледи – 2023” конкурсында Финанс – бюджет палатасы кызлары бик теләп катнаштылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча  контракт бүлеге бухгалтеры Рузилә Рахимуллина абсолют җиңүче итеп танылды. Район данын республика күләмендә ул яклаячак. Шулай ук калган катнашучы кызларыбыз да матур нәтиҗәләргә ирештеләр һәм аларга шулай ук Лауреат Дипломы белән  истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Бүген җитәкчебез – Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улын туган көне белән тәбрик итәбез. Шәмсун Әкбәрович, Сезне туган көнегез белән котлап, сәламәтлекнең иң ныгын, тормыш юлының иң яктысын телибез. Гаилә иминлегендә, тормышның тәмен тоеп яшәргә язсын иде, дигән теләктә калабыз.

   Табигать кочагында ашап-эчеп, төрле хәрәкәтле уеннар уйнап, пикник ясап ял итеп кайту узе бер рәхәтлек.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычын саклау турында  шторм кисәтү


2023 елның 4-10 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.

3 июльдән 9 июльгә кадәрге атна Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан иммун системасын саклау атнасы дип игълан ителде. Атналыкның  максаты - халыкка иммунитетны саклауның мөһимлеге турында мәгълүмат бирү.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International