Табигать кочагында ашап-эчеп, төрле хәрәкәтле уеннар уйнап, пикник ясап ял итеп кайту узе бер рәхәтлек. Шуны истә тотып "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр тәрбиячеләр белән бергә-бергә кечкенә генә сәяхәткә юнәлделәр. Балалар бакчасыннан ерак булмаган аланлыкка урнашкач, алар төрле уеннарда катнаштылар, бер-берсе белән ярыштылар, саф hава суладылар, табигатьтә ашадылар. Кечкенә сәяхәтчеләр рәхәтлек hәм шатлык хисләре алып бакчага бик бәхетле булып кире кайттылар.