«Нургали» мәчетендә лагерь

2023 елның 4 июле, сишәмбе

3 июльдә "Нургали" мәчете  балалар өчен үз ишекләрен ачты - мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм имам белән берлектә оештырган лагерь. Лагерь, намаз уку белән ачылды. Лагерьның беренче көн темасы "сәламләү"гә багышланган. Әхмәт хәзрәт балаларга бу темага бик эчтәлекле вәгазь сөйләде. Шулай ук балалар гарәп алфавитын өйрәнә башладылар. Балалар җиде көн дәвамында өй эшләрен башкарырга, төрле уеннарда, сүрә укуда, гомумән, лагерь тормышында актив катнашырга һәм моның өчен аларга жетоннар биреләчәк. Бу билгеләр ярдәмендә лагерьның соңгы көнендә алар бүләкләр ала алачак. Көн ачык һавада актив уеннар белән тәмамланды. Менә беренче көн бик рәхәт һәм файдалы үтте. Аллаһы безнең белән канәгать булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International