Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч ишетелә. Өченчеләре җир куеннынан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Чишмәләр - пакълек, чисталык, сафлык билгесе дә. Балаларның игътибарын, Байлар Сабасында урнашкан чишмәләр тарихы белән җәлеп итү максатыннан, район туган якны өйрәнү музее хезмәткәре экскурсия оештырды. Экскурсия барышында балалар белән чишмәләр янында, чишмәләргә һәм кечкенә елгаларга сакчыл мөнәсәбәт, аларны саклауның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрелде. “Ямьле Саба” яр буенда урнашкан чишмәләрнең тарихын тыңладылар, чишмәдән су эчтеләр, кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук әлеге чара вакытында балалар төрле милли уеннарда да актив катнаштылар.
Югары Утар авылында З. Хәбибуллин урамы, 20 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше башланды.
Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше башланды.
Пукәл авылында Пионер урамы, 4б адресы буенча подрядчы "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше башланды
Шәмәрдән авыл җирлегенең Мичәнбаш авылында су күтәрү манарасын урнаштыру буенча әзерлек эшләре бара. Эшләрне «Шәмәрдән ТКХ МПП» АҖ алып бара.
Мишәбаш авылында гражданнарның үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эшләре төгәлләнде. Барлыгы 180м. юлга вак таш (щебенка) тушәлде.
15 июльдә безнең приютта «Космонавтика көне» узды.Балалар белән космос темасына әңгәмә үткәрелде,планеталарны һәм йолдызлы күк төзелешен өйрәнделәр, илебезнең танылган космонавтлары белән таныштылар.
18 июльдә 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (җирле вакыт буенча) бөтен ил буенча Росреестр үз-үзен көйләүче оешмаларның эшчәнлеген контрольдә тоту һәм күзәтү белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
Мишәбаш авылында Республика программасы нигезендә 5 яңа светодиодлы лампа урнаштырылды һәм 9ы яңа лампага алыштырылды.
Саба муниципаль районының “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бик әйбәт әзерлек күрсәттеләр һәм призлы урыннар алдылар. Урал федераль округы чемпионатында “KZ-2” классында Галимов Илнар 2 нче урынны яулады. “Восход” классында ТР Кубогында Даминов Динар 1 урын яулады, Галимов Илнар 2 урын яулады. Ярышта шулай ук Исрафилов Рифат, Шәйхетдинов Илшат, Никоноров Станислав, Исрафилов Рафиль дә катнашты, аларга уңышлар телибез. Урал федераль округы беренчелегендә «Кадет» сыйныфында Насыйбуллин Данис катнашты.